Ишеево авыл җирлегендә “Каз өмәсе”

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

 1 нче декабрьдә Апас районы Ишеево авыл җирлегенә керүче  Идрәз авылында Латыйповлар хуҗалыгында Каз өмәсе гөрләде. Уен-көлке, җыр-моң белән үрелеп барды хезмәт бәйрәме. Бар авыл бергә, бердәм булып бәйрәм итте, олысы-кечесе катнашты Каз өмәсендә. Авыл җирлеге башлыгы Р.Сатдинов бик матур итеп баянда уйнап, бәйрәмгә ямь өстәде.Барлыгы 30дан артык каз эшкәртелде бу көнне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International