Апас районында “Ак җилкән” клубының чираттагы утырышы

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган “Ак җилкән”  клубының чираттагысы 30 ноябрдә Апас районы Каратун мәдәният йортында узды. Биредә Каратун, Урта Балтай, Сатламыш, Югары Ындырчы авыл җирлекләреннән студент яшьләр дә, урта буын ир-ат, хатын-кызлар да катнашты. Әлеге чара чәй табыны артында, әңгәмә рәвешендә алып барылды. Мәдәният хезмәткәрләре матур биюләрен, күңелле җырларын бүләк иттеләр. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International