Халыкара инвалидлар көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Возрождение” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә дәваланучыларның күбесе, ял көне булу сәбәпле, өйләренә таралышкан иде. Өч бала белән күрешү насыйп булды. Үзенчәлекле сабыйлар алар... Якты йөзле, ачык карашлы, йөзләрендә елмаю. Алар һәм мизгелгә, һәр атлаган адымга, һәм әйтелгән сүзгә сөенеп яшиләр. Безгә алардан бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Бәхетле, якты язмышлы булыгыз, сабыйлар...