2016 елның 1 нче декабрендә Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Тугаш авылында гомер итүче Мөхәмәдишина Миңнемөсәлимә Мөхәмәди кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миңнемөсәлимә ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.