Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идәсендә әниләр көненә багышланган “Әни мәхәббәте яктылыгы” исемле тантаналы чара узды.
Әлеге тантанага “Татарстан Республикасы күп балалы аналар региональ иҗтимагый оешманың” Түбән Кама филиалы активисткалары чакырылда.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, Түбән Кама “Әтиләр ассоциациясе” сопредседателе Наил Бәширов килгән әниләргә җылы сүзләр, котлаулар, теләкләр әйтеп, бәйрәмнәре белән котладылар.
Чараның төп бизәге – 2016 елда Холиннар һәм Козелковлар гаиләләрендә туган өч игез балаларга исем кушу тантанасы булды. Ата- аналарга барлык кунаклар алдында балалары тууы турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.