"Казан"гаилә Үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы узды.

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Тантанада алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 50 пар катнашты.

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә юбилейларны хөрмәтләү тантанасы узды. Бирегә 50 һәм 60 ел бергә тату гомер иткән парлар чакырылды.

11.00 сәгатьтә юбилярларны котларга медицина үзәге директоры, Россия остеопатия ассоциациясе әгъзасы, табиб-невролог, остеопат Эльмира Энвәр кызы Беляева килде. "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләре белән бергә ул юбилярларга бүләкләр тапшырды, шулай ук алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтте.

13.00 сәгатьтә юбилярларга Казан шәһәре Мэры И. Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырырга Казан шәһәре Думасы депутаты Нияз Мансур улы Гафиятуллин килде, ул юбилярларга татлы буләкләр дә тапшырды.

Юбилярлар үзләренең туй көннәрен, беренче елларда бергә яшәү, бала туу, оныклар барлыкка килү шатлыгын искә алдылар. Күп кенә парлар никах теркәү көненнән фотосурәтләр дә алып килгәннәр иде.

Бу тантаналы көнне һәр юбиляр янә яшьлегенә кайтып, бик күп рәхмәт сүзләре ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International