Чүпрәле районында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында тантаналы рәвештә район мәдәният йорты сәхнәсендә тугыз гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бәйрәм котлавы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов чыгыш ясап, барлык Әниләргә дә исән-имин булып, балалары өчен шатланып яшәүләрен теләде, һәм гаиләләргә тантаналы рәвештә сертификатларны да тапшырды. Әлбәттә бу бәйрәмгә әзерләнгән концерт кичәгә килучеләр өчен зур бүләк иде.