Баулы ГХАТ бүлегендә укучылар өчен дәрес үтте

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегендә хокук белемнәре мәктәбенең “Гаилә тормышы нигезләре” темасына багышланган чираттагы  дәресе узды. ГХАТ бүлеге специалисты Альбина Ахметова  укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды. Укучылар “Гаилә бәйрәмнәре” дип аталган викторинада катнаштылар. Соңыннан Альбина Рафаэловна балаларның сорауларына җавап бирде, аларны статистика, райондагы демография хәле кызыксындырды.

  Дәрес азагында ГХАТ бүлеге специалитсы электрон  хезмәт күрсәтү турында җентекләп сөйләде, терминалда мисал нигезендә  электрон хезмәтләрнең халык өчен уңайлы булуын исбатлап күрсәтте.  Очрашу ГХАТ бүлеге, архив белән танышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International