Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында райондагы гаилә методик берләшмәләре утырышы үткәрелде.
Укытучылар, методистлар, психологлар, һәм тәрбиячеләр ата–аналар белән киләчәк эшне планлаштыру, балалар үстерү һәм тәрбияләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Мәсәлән, Ким урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нина Романова “Гаилә” программасыннан алынган методик эшләнмәләр белән таныштырды, Болгардагы 2нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Спирина электив курс турында сөйләде. Район мәгариф бүлеге методисты Маргарита Маркова “Камертон” музыкаль–эстетик берләшмәнең иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә кагылышлы авторлык программасы белән таныштырды.
Утырыш барышында тәрбия процессына кагылышлы проблемалар буенча фикер алыштылар, утырышны алып бирүчеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.