РОСКОСМОС тарафыннан “Юрий Гагарин елы” дип игълан ителгән ел кысаларында 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә космонавтлар белән очрашу узды. Антоном Шкаплеров һәм Алексей Овчинин үзләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Космонавтлар шулай ук рәсемнәр, ачышлар күргәзмәсе белән таныштылар. Автограф алырга теләүчеләрнең һәрберсенә имзалары белән теләкләр яздылар.