2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә Токарев Анатолий Николай улы һәм Тамара Василий кызы юбилеен хөрмәтләү узды. Бу гаилә бәхетле никахта нәкъ 50 ел яшиләр! Бу бәхетле “алтын” юбилей парны туганнары һәм якыннары котларга килделәр.
50 елдан соң Мендельсон маршына шатланып һәм дулкынланып юбилярлар никахны законлы рәвештә теркәү залына керделәр. Көчле кунаклар алкышлары астында Анатолий Николай улы һәм Тамара Василий кызы, бер-берсен "алтын" юбилярлар кебек котладылар, балдаклар белән алмаштылар һәм юбилярлар китабына үз имзаларын куйдылар.
ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгы А. В. Тыгин исеменнән юбилярларга Рәхмәт хаты тапшырганда, җыелучыларга котлау сүзләрен укып китте. Бу хатта билгеләп үтелгәнчә, ныклы гаилә - ул Россия дәүләтенең ышанычлы терәге, җәмгыятьнең байлык нигезе.
"Алтын" юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева котлап утте. Котлау сүзләрендә ул шуны билгеләп утте, матур гаилә тормышы юбилее, ул юбилярлар шатлыгы гына түгел, ә аларның туганнары, якыннары өчен дә бик зур шатлык һәм яңа үсеп килүче буын өчен иң яхшы мисалларның берсе.