ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

6нчы ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда артыграк. Нәтиҗәдә, 2016 елда туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 11436 актка күбрәк (56381 туу турында һәм 44945 үлем турында акт).


8
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

   2017 елның 8 гыйнвар көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин Кыртапа авылында гомер итүче Нигьмәтҗанова Нурлыбәнәт Насретдин кызында кунакта булды.  Аңа 2017 елның 7 гыйнвар көнендә 101 яшь тулды.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре эшенә кызыгучы парлар күп, тик эшнең тыңгысыз, уңайсыз булуын алар үзләре генә белә. Менә гыйнвар ял-каникуллар чорында да, башкалар ял иткәндә, 2 нче гынвардан эшкә чыктылар. Бу чорда үлемне, тууны теркәү буенча Алабуга халкы бернинди кыенлык күрмәде, ЗАГС ишеге һәрчак ачык булды.

Аклык, сафлык төсе булган ак карлар явып торганда өйләнешкән парларның гаиләләре дә шулай ук матур, ныклы буладыр кебек тоела. Һәрхәлдә, без аларга шундый теләктә калабыз. Чукмарлы авыл егете Айназ Хабибуллин белән Мөслим районы кызы Илнара Нәгыймованың туйлары аеруча истәлекле булгандыр, чөнки алар – районда Яңа елда тантаналы төстә Сарман районында язылышкан беренче пар.

       2017 нче елның 7 нче январенда Мамадыш  “Олимп” боз сараенда “Советлар Союзында минем туй” дигән конкурска йомгак ясалды.

      Тавыш бирүчеләр санын исәпләгәннән соң җиңүгә Егоровлар гаиләсе лаек булды.Аларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов  сертификат һәм бүләк тапшырды.

   Хөрмәтле Саватеевлар гаиләсе Николай абый һәм Надежда апа 60 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гомер кичергәннәр, 3 малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар бәхетле дәү әти белән дәү әни, 4 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар.  Авыр мизгелләрдә бер-берләренә терәк булып, бер-берләренә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 21900 көн гомер кичергәннэр. Бу чара белэн юбилярларны Кукмара ГХАТ бүлеге мөдире Зөлфия Таһир кызы Латыйпова ойләренә барып котлады һәм Кукмара район Башлыгы С.Д.Димитриев Рэхмэт хатын тапшырды, чәчәк бүләк итте.


7
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

    Җир йөзендәге һәр кешенең ныклы һәм бәхетле гаилә төзисе килә. Һәр кыз кардай ак туй күлмәге һәм матур туй турында хыяллана. Өйләнешүчеләр  гаилә корырга җитди әзерләнәләр.

   7 нче гыйнварда,  Православие динендәгеләр өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа көнне, Менделеевск муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 2017 нче елда беренчеләрдән булып  Иванов Александр Петр улы белән Мусикова Альбина Дамир кызы    үз никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

  Алсу һәм Альберт Губайдуллиннар 2017 елның 1-нче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.

 Ел каникулларында Олимп боз сараенда күп чаралар узды. 7 нче январь  көнне сәркәтипләргә Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әгерҗедән бәхетле кәләш һәм Чаллы шәһәреннән яшь кияү  Рыштуа бәйрәме  алдыннан узләренең язмышларын бергә бәйләргә карар иткәннәр.Тантанага гаилә тормышларының сапфир( зәңгәр якут) юбилярлары Мустахимовлар- Рифкат Бәдретдин улы һәм Рәсимә Салих кызы чакырылган иде.  Үрнәк алырлык гаилә бик яхшы, искиткеч талантлы өч бала тәрбияләгән, бүгенге көндә алар биш оныкның бәхетле әбисе һәм бабасы. Тантаналы чарада район башлыгы исеменнән Иванов Руслан Валерьевич катнашты, ул юбилярларны һәм яшь парны котлап Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International