Мәхәббәт турында кышкы әкият

2017 елның 7 гыйнвары, шимбә

    Җир йөзендәге һәр кешенең ныклы һәм бәхетле гаилә төзисе килә. Һәр кыз кардай ак туй күлмәге һәм матур туй турында хыяллана. Өйләнешүчеләр  гаилә корырга җитди әзерләнәләр.

   7 нче гыйнварда,  Православие динендәгеләр өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа көнне, Менделеевск муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 2017 нче елда беренчеләрдән булып  Иванов Александр Петр улы белән Мусикова Альбина Дамир кызы    үз никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Алар үзләренең ата-аналары, күп санлы  кунаклар алдында ир белән хатын булу теләгенең  төптән уйланылган, ирекле икәнен әйттеләр һәм тантанада катнашучыларга мәхәббәт турында кышкы әкият бүләк иттеләр.

    Яшь парны район башлыгы Валерий  Чершинцев исеменнән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева котлады һәм котлау открыткасы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International