Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча 2016 елга нәтиҗәләр

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

6нчы ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда артыграк. Нәтиҗәдә, 2016 елда туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 11436 актка күбрәк (56381 туу турында һәм 44945 үлем турында акт).

Тууны теркәү

2016 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 56381 туу турында акт теркәлгән. Аларның 29131 - ир бала (52%), 27250 – кыз бала (48%). Республиканың 609 гаиләсендә игезәкләр туды, ә 12 гаиләдә - өч игез балалар дөньяга килде (7 - Казанда, 1 - Әлмәттә, 2шәр Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә).

2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача 1000 кешегә 14,6 туу турында акт туры килә (2015 елда – 14,9). Шул ук вакытта Казан шәһәрендә 1000 кешегә 20 туу турында акт, Яр Чаллы шәһәрендә – 16, республика районнарында – 11 акт туры килә.

Дәүләт тарафыннан башкарылучы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар, ана (гаилә) капиталы һ.б. үз нәтиҗәләрен бирә. Соңгы елларда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арту күзәтелә.

2016 елда теркәлгән балаларның гомуми саныннан 22511 бала (40%) гаиләдә беренче, 25032 (44,5%) - икенче, 7024 (12,3%) - өченче, 1814 (3,2%) - дүртенче булып һәм аннан соң туган балалар.

Балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Әмир, Кәрим, Артём, Матвей, Кирилл, Егор, Камил, Александр, Максим; кыз балалар өчен – Ясминә, София, Әминә, Арина, Виктория, Ралина, Милана, Азалия, Алисә, Самира.

Никах теркәү

2016 елда 25778 пар никахларын рәсмиләштергән.

2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача 1000 кешегә 6,7 никах теркәү турында акт туры килә (2015 елда – 7,9). Шул ук вакытта Казан шәһәрендә 1000 кешегә 8,9 никах теркәү турында акт; Яр Чаллы шәһәрендә – 6,9; республика районнарында – 5,3 акт туры килә.

Аерылышуны теркәү

2016 ел нәтиҗәләре буенча никах өзү 13450 акт тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч узган ел белән бер дәрәҗәдә калды.

2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача 1000 кешегә 3,5 никах өзү турында акт туры килә (2015 елда – 3,5). Шул ук вакытта Казан шәһәрендә 1000 кешегә 3,9 никах өзү турында акт; Яр Чаллы шәһәрендә – 4,2; республика районнарында – 3,1 акт туры килә.

Үлүне теркәү

2016 елда 44945 үлем турында акт төзелгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 3,5% ка азрак. Ир-атларның үлеме турында теркәлгән актлар саны 22812 (51%) тәшкил итә, хатын-кызларның үлеме турында актлар саны - 22133 (49%).

Казан шәһәрендә үлемне теркәү буенча актлар саны 2015 ел белән чагыштырганда 1,5% ка кимегән, Яр Чаллы шәһәрендә – 2,3%. Республика районнарында үлүне дәүләт теркәвенә алу актларының кимүе 4,6% тәшкил итә.

2016 ел нәтиҗәләре буенча республикада уртача 1000 кешегә 11,6 үлү турында акт туры килә (2015 елда – 12,1). Шул ук вакытта Казан шәһәрендә 1000 кешегә 11 үлү турында акт; Яр Чаллы шәһәрендә – 8,4; республика районнарында – 12,8 акт туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International