Ел каникулларында Олимп боз сараенда күп чаралар узды. 7 нче январь көнне сәркәтипләргә Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу бүләккә Мамадыш районы ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рәмзия Мәснәвиева, Дүсмәт авылы сәркәтибе Елизавета Васильева, Соколка авыл җирлеге сәркәтибе Галина Заболотская, Катмыш авылы җирлеге сәркәтибе Алсу Мирсатова лаек булдылар.
Бүләкне тапшырганда Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов бу бүләкләр соңгысы булмаслыгына ышануын белдерде.