ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Хисмәтуллина Әлфия Гәрәфи кызына 6 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Хисмәтуллина Әлфия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әлфия Хисматуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

6 гыйнварда Никахлашу залында Базарлы Матак егете Илнур Нотфуллин һәм Ташбилге кызы Гөлназ Сафинаның никахлары тантаналы төстә теркәлде.

Яшьләрне Әлки район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, әти-әниләре, дуслары, туганнары котладылар. Илнур белән Гөлназга бәхетле гаилә тормышы, тигез мәхәббәт, сәламәтлек теләделәр.

Бу зур вакыйга - әнисе Гөлнараның туган көненә дә туры килгән. Бала әти-әниләренең бик көтеп алган куанычы. Әлбәттә, бу гаилә калаган барлык гаиләләр кебек бүгенге көннән үзләрен бала тәрбияләүгә багышлыячак. Андрей һәм Гөлнара, сезнең барлык булган иң ихлас теләкләрегез һичшиксез чынга ашсын дигән теләктә калабыз. Сезнең улыгыз батыр, акыллы һәм сау-сәламәт булып үссен.

2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Ринат һәм Резеда – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан беренче яшь парларыбыз. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.

ЗАГС бүлеге Аптеевлар  гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.

       2017 нче елның 6 нчы гыйнварында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Рәзилә Батырова һәм Фәнил Гыймадиев никахларын рәсмиләштерделәр. Бу Әтәч елында язылышкан беренче парлар.

Яңа туган сабыйлар икесе дә кыз. Яшь гаилә Рүзәл һәм Эльмира Вәлиевларның бу беренче балалары.  Аларга Эльвина һәм Рамина дип исем куштылар. Эльвина, ГХАТ бүлегендә теркәлгән 1 нче бала.

   6 нчы гыйнвар  Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә   Ирек Гарипов һәм Гүзәл Галиәхмәтовалар кавышкан көн 2017 нчы елның беренче никахы буларак теркәлде. Яшь парларны истәлекле көннәре уңаеннан котларга Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих  Закирҗанов, ЗАГС бүлеге, туганнары, дуслары килгән иде.  Яшь парларга бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телибез!

2017 елның 6 гыйнварында Балык Бистәсе район узәгендә 2 яңа гайлә туды. Бу елның иң беренче пары - Хазиев Ильнар һэм Сафарова Эльвира. Яшь, матур гайләне чын куңелдән котлыйбыз!!!

2017 енче елның 6 январь көнендә Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Яңа Җөри авылы егете Валиуллин Рөстәм һэм Сауш авылы кызы Сахипова Миләүшә никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. 2017 елның беренче парын ЗАГС бүлеге җитәкчесе, әти-әниләре, туганнары, дуслары котладылар.


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш районында 2017 елда Сабина исемле сабый  беренче бала булып  дөньяга аваз салды. Ул 3 январь көнне 17.40 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 56 см, авырлыгы 3килограмм 760 грамм. Сабыйның әти – әнисе Чуваш Чагылдымы авылында яшәүче Радик һәм Екатерина Гафуровлар һәм бу сабый алар  гаиләсендә икенче бала. Дүрт сәгать үткәннән соң икенче Данил исемле сабый  дөньяга аваз салды. Ул шулай ук Надежда һәм Евгений  Мироновлар гаиләсендә икенче бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International