Беренче бала

2017 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Тәтеш районында 2017 елда Сабина исемле сабый  беренче бала булып  дөньяга аваз салды. Ул 3 январь көнне 17.40 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Буе 56 см, авырлыгы 3килограмм 760 грамм. Сабыйның әти – әнисе Чуваш Чагылдымы авылында яшәүче Радик һәм Екатерина Гафуровлар һәм бу сабый алар  гаиләсендә икенче бала. Дүрт сәгать үткәннән соң икенче Данил исемле сабый  дөньяга аваз салды. Ул шулай ук Надежда һәм Евгений  Мироновлар гаиләсендә икенче бала.

  Традиция буенча бәхетле әти-әниләрне бала тудыру йортыннан чыгару көнендә котлау өчен район Башлыгы Рамис Хатыпович Сафиуллов, район больницасының баш табибы Р.Р.Салаватуллин, акушер-гинеколог Т.А.Гайнуллина, ЗАГС бүлеге наальнигы Л.М.Дианова, мабугат вәкилләре һәм туганнары җыелган иде.

Сабыйлар исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International