Арча районы ГХАТ бүлегендә игезәкләр теркәлде

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Яңа туган сабыйлар икесе дә кыз. Яшь гаилә Рүзәл һәм Эльмира Вәлиевларның бу беренче балалары.  Аларга Эльвина һәм Рамина дип исем куштылар. Эльвина, ГХАТ бүлегендә теркәлгән 1 нче бала.

Бүген сабыйларга тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды.

Хәерле, озын тормыш юлы, сезгә, сабыйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International