2017 енче елның 6 январь көнендә Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Яңа Җөри авылы егете Валиуллин Рөстәм һэм Сауш авылы кызы Сахипова Миләүшә никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. 2017 елның беренче парын ЗАГС бүлеге җитәкчесе, әти-әниләре, туганнары, дуслары котладылар.
Яшь Валиуллиннар гаиләсенә мәңгелек мәхәббәт, озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз!