Хисмәтуллина Әлфиягә – 90 яшь

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Хисмәтуллина Әлфия Гәрәфи кызына 6 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Хисмәтуллина Әлфия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Әлфия Хисматуллинаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International