ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

    Мамадыш ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 10 нчы гыйнварында Хәким исеменә яңа таныклык алдылар.Мондый исем  соңгы 20 елда беренче тапкыр теркәлде.

Яңа елның беренче көннәрендә Баулы районы хезмәт ветераннары Мәгния Ханип кызы Миннуллина һәм  Фагилә Хәйретдин кызы Шәмсуллина үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Никахлашу Сараенда, 10нчы гыйнвар конендә, беренче яшь парның никахы законлы рәвештә теркәлде.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

   2017 елның  башы күңелле вакыйга белән билгеләнде – 2017 елның  9 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  Бакунина Диана Алексей кызына (Тәмте авылы) һәм Морева Полина Артем кызына (Куйбышев Затон штп) туу турында  таныклыклар тапшырылды.

Гатифә апаның яшьлек еллары бик авыр чорга - сугыш чорына туры килэ. Ул 12 яшьлек чагыннан колхозга эшкә чыгып, гомере буе колхозда хезмәт куя. 1944 - 1947елларда  колхозда бригадир булып эшли. "Сугыш тәмамланды!" дигән хәбәрне дә ул басуда ишетә. “Бу - көн әле дә хәтеремдә", дип күз яшьләре белән искә ала.

Узган елда Алабуга ЗАГС бүлегендә 3106 акт теркәлгән. 1147се – туу турындагы акт, 866 – үлем, 584 – өйләнешү теркәлгән, 328 пар аерылышкан. Барлык юнәлешләр буенча актларның кимүе күзәтелә.

9 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2016 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2016 ел йомгаклары буенча барлыгы 1907 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 551 – бала туу турында, 255 – никахны теркәү, 196 – аерылышу, 790 – үлем турында, 95 – ата булуны дәлилләү турында. 750 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 2368 белешмә, 1000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.

         2017 елның  9 январь көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2016  елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2017 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады. 

     Айзат һәм Альбина  уллары Раяз  белән бергәләп  Яңа елдан соң беренче кунак булып  Язилә исеменә туу турында таныклык  алдылар.

2017 елның 9 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 4 гыйнварда Руслан Владимирович и һәм Альбина Мирохматовна гаиләсендә кызлары Ульяна туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International