Мамадыш ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 10 нчы гыйнварында Хәким исеменә яңа таныклык алдылар.Мондый исем соңгы 20 елда беренче тапкыр теркәлде.
Хәкимнең әтисе белән әнисе Рафил һәм Ләйсән Шәрәфиевлар беренче балалары тууга бик шат. Яшь әти “Исемне Хәкимнең әбисе тапты, ул безгә бик ошады”,- ди, шатлыгын яшермичә.
ГХАТ хезмәткәре Фәния Гаязова таныклык тапшырганда Шәрәфиевлар гаиләсенә исәнлек –саулык , гаилә бәхете, улларының сәламәт булып үсүен теләде.