9 гыйнвар көнне Салавыч Сәрдегәне авылында яшәүче Саттарова Гатифә Хәммәт кызына 90 яшь тулды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Гатифә апаның яшьлек еллары бик авыр чорга - сугыш чорына туры килэ. Ул 12 яшьлек чагыннан колхозга эшкә чыгып, гомере буе колхозда хезмәт куя. 1944 - 1947елларда  колхозда бригадир булып эшли. "Сугыш тәмамланды!" дигән хәбәрне дә ул басуда ишетә. “Бу - көн әле дә хәтеремдә", дип күз яшьләре белән искә ала.

1948 елнын башында  Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Саттаров белән тормыш коралар алар. 5 бала - 4 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт тәрбиясендә үскән балалары да әти-әниләренең горурлыгы бүгенге көндә. Һәркайсының гаиләсе, үз тормышы бар. Бүгенге көндә Гатифә апа Саттарова тормыш иптәше хөрмәтенә салынган ветеран йортында олы улы Мөнир, килене Кәүсәрия тәрбиясендә яши. "Бүгенге тормышлар бик матур, бик рәхәт бит. Шушы гомер яшәсәм дә, яшәп туймадым бит әле... Балаларым белән, 12 оныгым, 21 оныкчыгым янәшәсендә сөенеп яшәргә насыйп булсын иде!..." дип тели ветеран.

Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән күп санлы туганнары, кода-кодагыйлары янына җитәкчеләр дә кушылды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте баш зоотехнигы Рафис Галимуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International