9 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2016 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2016 ел йомгаклары буенча барлыгы 1907 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 551 – бала туу турында, 255 – никахны теркәү, 196 – аерылышу, 790 – үлем турында, 95 – ата булуны дәлилләү турында. 750 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 2368 белешмә, 1000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.