ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тантана 10 нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Бу пар инде күп еллар бергә. Матур гореф-гадәт буенча елның беренче пары үткән елның соңгы язылышкан пары исеменнән котлау сүзләре ала. Ә инде ГХАТ бүлеге белгече яңа парга бары бәхет, исәнлек һәм тыныч тормыш теләп, Юбилей даталарын билгеләп үтергә чакыру бирде.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Дәреснен темасы 2016 елга нәтиҗәләр яса булды.


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

   Баласыз дөнья -  өметсез һәм киләчәксез дөнья. Балалар өйгә шатлык һәм бәхет, ата-ана тормышына  яктылык алып килә. Шатлык һәм бәхет яшь ата-ана -  Руслан Хатып улы һәм Алия Рифат кызы Беккениннар  гаиләсенә килде.  2017 елның  2 гыйнвар көнне беренче балалары – кызлары  Самира дөньяга килә.  Аның тууын теркәү тантаналы шартларда 10 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә узды.

             10 нче гыйнвар көнне, район администрациясенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән 2017 нче елның беренче киңәшмәсен уздырды.    Киңәшмә башында Валерий Чершинцев Камай авыл җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Аглиева Инзилә Ильяс кызы һәм район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы  Горбунова Эльмира Вәкил кызы белән таныштырды. Аннары  бүләкләү тантанасы  булды.

Вәлеев Руслан белән Алия гаиләсендә Элина белән Аделина дөнъяга килде. Аларга исәнлек-саулык, җитез һәм бәхетле булып үсүләрен, ә инде әти-әниләренә балаларын үстергәндә мәхәббәт, тынычлык һәм сабыр булуларын телибез.

Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  10 гыйнвар көнне  яңа 2017 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2017 нче  елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Дамир белән Кристина Шәрәфетдиновлар булды.

Бала туу – Җир йөзендәге иң серле могҗиза . Ә дөньяга беррәттән ике нарасыйның аваз салуы – могҗизаның могҗизасы.

2017 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге елда туу турындагы беренче мәгълүмат теркәлде. Бәхетле очрак белән әлеге малай дөньяга үзе генә түгел, ә энекәше белән туган.  

Район үзәк хастаханәсенең балалар табу бүлегендә  2017 елның 4 январенда берьюлы өч сабый бала дөньяга аваз салды. Традиция буенча,  район ЗАГС бүлегендә ел башында туган беренче балаларны тантаналы шартларда теркәү узды.

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  9-нчы гыйнвар көнне  яңа 2017 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2017 нче  елга беренче булып  теркәлгән Владимир  һәм Римма Баркановлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International