Тууның 2017 елда иң беренче теркәлүе

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге елда туу турындагы беренче мәгълүмат теркәлде. Бәхетле очрак белән әлеге малай дөньяга үзе генә түгел, ә энекәше белән туган. Әти-әни Ольга белән Дмитрий Трофимовлар өчен сабыйлар гаиләдә икенче һәм өченче бала булды. Игезәкләр Ян (1660 грамм, 43 см) белән Ярослав (1906 грамм, 48 см) 7 гыйнвар көнне дөньяга килгәннәр. Бу көнне православие дине вәкилләре Рождество бәйрәм итә. Бу датаның яхшы билге икәнлегенә ышанабыз, сабыйларга һәм әти-әнигә саулык, бәхетле тормыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International