Тантана 10 нчы гыйнвар көнне үткәрелде. Бу пар инде күп еллар бергә. Матур гореф-гадәт буенча елның беренче пары үткән елның соңгы язылышкан пары исеменнән котлау сүзләре ала. Ә инде ГХАТ бүлеге белгече яңа парга бары бәхет, исәнлек һәм тыныч тормыш теләп, Юбилей даталарын билгеләп үтергә чакыру бирде.