Зәй районында 2017 елның беренче гаиләсе теркәлде

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  9-нчы гыйнвар көнне  яңа 2017 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2017 нче  елга беренче булып  теркәлгән Владимир  һәм Римма Баркановлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Владимир белән Риммага киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International