Беренче киңәшмә

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

             10 нче гыйнвар көнне, район администрациясенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергей улы Чершинцев Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән 2017 нче елның беренче киңәшмәсен уздырды.    Киңәшмә башында Валерий Чершинцев Камай авыл җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Аглиева Инзилә Ильяс кызы һәм район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы  Горбунова Эльмира Вәкил кызы белән таныштырды. Аннары  бүләкләү тантанасы  булды.

               Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге эшчәнлегендә намуслы хезмәтләре, югары прфессионализмнары һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен  Козырева Фаина Валентиновна һәм Монай  авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибы Сазонова Лариса Тимерхан кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  ГХАТ идарәсенең  мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

              ГХАТ бүлеге баш специалисты  Романова Зөлфия Рафис кызы, Камай авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибы Зиннатуллина Гүзәлия Мөнир  кызы, Песәй авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибы Ситдикова Гөлназ Илдус кызы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  ГХАТ идарәсенең  рәхмәт хаты  белән бүләкләнделәр.

        Киңәшмәдә башкарылган эшләр турында хәбәр ителде, киңәшмә ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фаина Валентин кызы бәйрәм көннәрендә  гражданлык хәле актларын теркәү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International