Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 гыйнвар көнне яңа 2017 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2017 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Дамир белән Кристина Шәрәфетдиновлар булды. ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина яшьләрне чын кунелдән котлады, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Дамир белән Кристина киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.