Баулы районында юбилейлар

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елның беренче көннәрендә Баулы районы хезмәт ветераннары Мәгния Ханип кызы Миннуллина һәм  Фагилә Хәйретдин кызы Шәмсуллина үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Мәгния Ханип кызы һәм  Фагилә Хәйретдин кызы авыр, ләкин матур тормыш юлын үткәннәр: илгә намус белән хезмәт иткәннәр, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Мәгния апа  Татар Кандызы авылында 30 ел эшләп лаеклы ялга киткән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән, инде 6 оныгы, 9 оныкчыгы бар.  Фәгилә апаның да хезмәт стажы 33 ел. Тормыш иптәше Зәкәрия белән өч бала тәрбияләп устергән. Бүгенге көндә 6 оныгы, 12 оныкчыгы уңышларына сөенеп яши ул.

Юбилярлар фидакарь хезмәтләре өчен орден, медальләр белән бүләкләнгәннәр, хезмәт һәм тыл ветераны исемнәренә лаек булганнар.

Ветераннар юбилей көнендә балалары, оныклары, якыннары, район җитәкчеләре котлаулары белән рәттән Россия Президентының да котлау хатын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International