Хөрмәтле Саватеевлар гаиләсе Николай абый һәм Надежда апа 60 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гомер кичергәннәр, 3 малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар бәхетле дәү әти белән дәү әни, 4 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар. Авыр мизгелләрдә бер-берләренә терәк булып, бер-берләренә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп 21900 көн гомер кичергәннэр. Бу чара белэн юбилярларны Кукмара ГХАТ бүлеге мөдире Зөлфия Таһир кызы Латыйпова ойләренә барып котлады һәм Кукмара район Башлыгы С.Д.Димитриев Рэхмэт хатын тапшырды, чәчәк бүләк итте.
Без аларга исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләп калабыз. Тимер туйларын да биш елдан тигезлектә каршыларга насыйп булсын!