Сарман районында 2017 елда беренче тантаналы туй

2017 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

Аклык, сафлык төсе булган ак карлар явып торганда өйләнешкән парларның гаиләләре дә шулай ук матур, ныклы буладыр кебек тоела. Һәрхәлдә, без аларга шундый теләктә калабыз. Чукмарлы авыл егете Айназ Хабибуллин белән Мөслим районы кызы Илнара Нәгыймованың туйлары аеруча истәлекле булгандыр, чөнки алар – районда Яңа елда тантаналы төстә Сарман районында язылышкан беренче пар. ЗАГС бүлеге белгече Гөлназ Исламова тапшырган сөлгене гаиләгез ядкяре итеп саклагыз, тормышыгыз имин, бергә үтәсе юлыгыз озын, гаиләгез бәхетле булсын яшьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International