2017 нче елның 6 январендә тантаналы шартларда беренче язылышу тантанасы булды

2017 елның 7 гыйнвары, шимбә

Әгерҗедән бәхетле кәләш һәм Чаллы шәһәреннән яшь кияү  Рыштуа бәйрәме  алдыннан узләренең язмышларын бергә бәйләргә карар иткәннәр.Тантанага гаилә тормышларының сапфир( зәңгәр якут) юбилярлары Мустахимовлар- Рифкат Бәдретдин улы һәм Рәсимә Салих кызы чакырылган иде.  Үрнәк алырлык гаилә бик яхшы, искиткеч талантлы өч бала тәрбияләгән, бүгенге көндә алар биш оныкның бәхетле әбисе һәм бабасы. Тантаналы чарада район башлыгы исеменнән Иванов Руслан Валерьевич катнашты, ул юбилярларны һәм яшь парны котлап Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International