2017 елның 4 март көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа елның 400 пары, Ахметвалеев Алмаз белән Алсу никахлаштылар.
Яшь пар киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, тормыш диген озын юлдан иңңе иңгә куеп бергәт атлап киттеләр.
Ак юллар сезгә, яшьләр, бәхетле тормыш юллары телибез!
2017 елның 4 мартында, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе, яз килү белән язгы атмосферага күмелде.
2017 елның 4 мартында Лаеш районы ГХАТ бүлегендә Владимир Севолодович hәм Любовь Андреевна Комарнициннарның язылышу тантанасы булды. Нәк 50 ел элек үк кебек Мендельсон маршы яңгырады hәм алар кунаклар алдында балдаклар алыштылар.
4 март көнне, Менделеевск шәһәрендә тыл ветераны Трефилов Михаил Петр улын 90 яшьлек юбилее белән котлау өчен, юбилярның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары һәм якыннары җыелган иде.
2017 елның 3нче март көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Шакиров Халитян Шакир улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе башкарма комитеты 2017 елның бишенче игезәкләрен теркәде.
19 нчы февральдә Илнур һәм Альбины Мустафиннар гаиләсендә аеруча шатлыклы вакыйга булды. Аларның йортына икеләтә бәхет ишек шакыды. Бу игезәк сабыйларны алар зур өмет һәм мәхәббәт белән көтеп алганнар.
3 март көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
“Кечкенәдән үк гаиләдә алган тәрбияне бала гомер буена саклаячак“, – дип саныйлар Владимир һәм Надежда Ермишкиннар. Икенче ел инде аларның яшь гаиләсе “Әти, әин һәм мин – спорт сөюче гаилә“ район ярышларында җиңүче булдылар. Аксубай районы ЗАГС, ЮХИДИ бүлекләре һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган ярышлар яшь гаиләләр арасында аерым популярлык ала башлады.
“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышлары Симетбаш авыл клубында, Лесхоз мәдәният йортында, Хәсәншәех мәдәният йортында, Ташкичү мәдәният йортында, Арча станциясенең куп функцияле үзәгендә булды.