“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышлары Симетбаш авыл клубында, Лесхоз мәдәният йортында, Хәсәншәех мәдәният йортында, Ташкичү мәдәният йортында, Арча станциясенең куп функцияле үзәгендә булды.
Симетбаш авыл клубы сәхнәсендә Кышкардан Илнар һәм Илмира Зариповлар, Чиканастан Илнар һәм Зөбәрҗәт Хасановлар, Симетбаштан Марат һәм Гөлнар Шариповлар үзара көч сынашты.
Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә Үрнәктән Рамил һәм Алинә Шавалиевлар, Урта Пошалымнан Радик һәм Рәнизә Сәмигуллиннар, Казанбаштан Дилүс һәм Ләйсән Исмагиловлар, Иске Төрнәледән Мөдәрис һәм Фирая Закировлар үзара көч сынашты.
Хәсәншәех мәдәният йорты сәхнәсендә Хәсәншәехтан Гөлназ һәм Рүзәл Самигуллиннар, Апаздан Ленар һәм Гөлүзә Миннебаевлар, Пөшәңгәрдән Инсаф һәм Гөлүсә Фазылҗановлар, Сәрдәбаштан Роберт һәм Елена Рябининнар үзара көч сынашты.
Ташкичү мәдәният йорты сәхнәсендә Мәмсәдән Ләйлә һәм Наил Гыймадетдиновлар, Ашытбаштан Гөлгенә һәм Ленар Абдуллаҗановлар, Сөрдедән Гөлүсә һәм Илдар Нәҗмиевлар үзара көч сынашты.
Арча станциясенең куп функцияле үзәге сәхнәсендә Арчадан Булат һәм Лилия Гараевлар, Кәчедән Рамиль һәм Инзилә Каюмовлар, Каенсардан Илһам һәм Айгөл Газизовлар үзара көч сынашты.
Гаиләләр чын бәйрәм оештырдылар. Ярыштылар да, биеделәр, җырладылар да. Батырлык җыеп, гаилә белән сәхнәдә чыгыш ясау, шунда барлык туганнарны туплау, осталыгыңны исбатлап күрсәтү – үзе үк җиңү. Иң күп баллны һәр көнне бер гаилә җыйды. Әмма бу башка парлар җиңелде дигән сүз түгел. Иң яхшы чыгыш ясаганнар Арча сәхнәсенә дә күтәреләчәк.