Яз - ул хыял, илһам һәм мәхәббәт вакыты! Яз көне табигать кенә түгел, ә хисләр дә уяна.
Түбән Кама ГХАТ Идарәсе, яз килү белән язгы атмосферага күмелде. ГХАТ Идарәсе яшьләрне һәм кунакларны искиткеч матур чәчәкләрдән ясалган якты фотозона белән каршы алды.
Язның беренче атнасында никахларын теркәргә дип килгән яшь парларны котлаулар көтте һәм көтмәгән бүләк булып, мәхәббәт һәм бәхет билгесе - гүзәл язгы чәчәкләр булды.