Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә чираттагы "Булачак гаилә мәктәбе "Юнона" дәресе узды

2017 елның 4 марты, шимбә

     2017 елның 4 мартында, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.

     Педагог-психолог Измайлова Валентина булачак парлар белән гаилә байлыкларын саклау, социаль рольләрне бүлү, уртак бюджетны планлаштыру турында сөйләште.Очрашу ахырында,  яшьләр “Уртак гаилә бюджеты” турында тест үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International