Мөслим районында 90 яшьлек юбилей

2017 елның 3 марты, җомга

2017 елның 3нче март көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Шакиров Халитян Шакир улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Халитян Шакир улына саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International