Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе башкарма комитеты 2017 елның бишенче игезәкләрен теркәде.
19 нчы февральдә Илнур һәм Альбины Мустафиннар гаиләсендә аеруча шатлыклы вакыйга булды. Аларның йортына икеләтә бәхет ишек шакыды. Бу игезәк сабыйларны алар зур өмет һәм мәхәббәт белән көтеп алганнар. Алия һәм Әмир бер минут аерма белән дөньяга килә. Гаиләдә алар икенче һәм өченче бала булып туа.
Кызлары һәм улы туу белән Мустафиннар гаиләсенең тормышы яңа төсмер ала. Илнур белән Альбинаны чын күңелдән котлыйбыз. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, мәхәббәт һәм тормышларының чәчәк атуын телибез.