ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2017 ел
якшәмбе

Сарман райны Мортыштамак авылында тормыш итуче  Риф һәм Рәсилә Фәрхетдиновлар гаиләсе үзләренең “Алтын туйларын” билгеләп уттеләр. 

Сугыш башлануның 6 нчы көнендә үк фронтка китә ул. 62 нче армиянең 147 дивизиясендә пулемётчик булып Харьков янындагы сугышларда, Сталинград яны сугышларында катнаша. Әсирлеккә төшә, 19 декабрьдә - азат ителгән көнне үзенең икенче туган көне дип атый.

Аның өчен сугыш 1945 елның апрелендә Прибалтикада бетә.

Ветеран - Кызыл Йолдыз орден кавалеры.

8 Март бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлеге белән берлектә, яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан 8 кыз шәхесне раслаучы төп документка ия булды.


4
март, 2017 ел
шимбә

Язмышлары күкләрдә шулай язылган булгандыр инде, алар бер-берсенең бәхетенә күрше авылларда туып үсәләр. 

Сәетгали Салманнарның Яңасында, Тәнзилә - Искесендә. Гомер дигәнең бик тиз үтеп китә икән ул. Быел Сәетгали ага белән Тәнзилә апа Сәлаховларның уртак тормыш белән яшәп китүләренә инде 50 ел тулган икән бит.

2017 елның  4 мартында Мамаковларның гаилә бәйрәме-Чуен туйлары булды. Алты ел бергә яшәү вакытында аларның гаиләсе ике тапкыр артты, сөйкемле кызчык һәм бәләкәй малай яшь гаиләне тагын да ныгыттылар.

2017 елның 4 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Хатып һәм Альбина Халимуллиннар 50 ел бергә гомер кичерәләр..

Ильмухиннар гаиләсе тарихы алар студент чактан ук башлана. Александр Степанович һәм Валентина Андреевна Марпосад урман техникумында танышалар һәм шуннан бирле бер дә аерылмыйлар.

Ильмухиннар гаиләсе тату һәм хөрмәткә лаек гаилә, игелек һәм тугрылык, намуслык һәм хезмәтсөючәнлек үрнәге булып тора.

    Искиткеч хәл! Бүген, 4 март көнне, Яр Чаллы  шәһәренең Тантаналар сараенда, Денис һәм Ләйсән Фардиевларның никах теркәү мәҗлесе үтте. Бу көн  шуның белән кызыклы, Денис белән Ләйсән  бер көнне туганнар. Яңа туган гаиләгә исәнлек, саулык,  бәхет телибез!

    2017 елның  4 март  көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа  елның 400 пары, Ахметвалеев Алмаз белән Алсу никахлаштылар. 

      Яшь пар  киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, тормыш диген озын юлдан иңңе иңгә куеп бергәт атлап киттеләр.

    Ак юллар сезгә, яшьләр, бәхетле тормыш юллары телибез!

2017 елның 4 мартында, никахлашу Сараенда “Булачак гаилә мәктәбе “Юнона” проекты кысаларында, яшь парлар өчен чираттагы дәрес узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк “Эйдос” белән бергә эшләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International