Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегендә районның яшь гражданнарына - яшь ледига, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Тантанада Азнакай район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты һәм үзенең изге теләкләрен яшьләргә җиткерде.
6 март - әниләрне котлау көне алдында Ютазы районында 4 яшь анага сертификатлар тапшырылды. Бу чарада ГХАТ бүлеге эшчеләре һәм район пенсия бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Яшь семьяларга сетификатлар белән бергә бүләкләр дә бирелде.
2017 елның 6 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә тантаналы чара үтте. 14 яше тулган 24 яшүсмергә бу көнне тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.
Яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән тәбрикләделәр, документның кирәклеген, аңа сак караш турында искәрттеләр һәм үз илләренең лаеклы шәхесләре булуларын теләделәр.
27 февральдан 8 мартка кадәр 16 баланың атасын яздыру һәм 35 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән” традицион республика конкурсына нәтиҗә ясауга багышланган тантанада буалылар да булып кайтты. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева җитәкчелегендә анда әлеге бәйгенең зона этабында чыгыш ясаган Вера Евдокимова, “Нечкәбил-2015” республика конкурсы җиңүчесе Ләйсән Сәмәрханова, “Нечкәбил-2016”ның ярымфиналы җиңүчесе Люция Закирова һәм Тимбай авыл җирлеге секретаре Светлана Тюплина катнаштылар.
Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары- районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларыбыз, районыбызның ак яулыклы апалары иде. Ак яулыклы әниләребез, әбиләребез, районыбызның уңган хатын-кызлары район Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавын кабул итеп алды. Җыр-биюләргә уралып барган әлеге чарада “Ак калфак” район җәмгыятенең күргәзмәсе әзерләнде. Хатын-кызларыбызның үзләре әзерләгән чәк-чәге, чиккән мендәрләре, сөлгеләре элеккеге милли традицияләребезгә алып кайтты. Шулай ук бәйрәм тантанасында Иске Кормаш, Усы, Татар Суыксу авылы җирлекләрендә эшләгән секретарьларыбызга ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Өй шартларында бала тудыруга багышланган киңәшмәдән соң, район газетасында бу теманы яктырткан зур мәкалә чыкты. Бу мәкалә буенча үз фикер алышуларда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреннән тыш медиөина белгечләре, юристлар, дин әһелләре катнашты.
Балык Бистәсе район үзәгендә яшәүче Аркадий Ефимович һәм Валентина Алекеевна гайләсендә зур бәйрәм. 50 ел элек – 5 март 1967 елда, яшь гаилә - Борисовлар гаиләсе туган.
2017 елның 5 мартында Яр Чаллы шәһәрендә беренче кыз озату кичәсе узды. Бу чарада “Бриллиант кәләш” бәйгечеләре катнашты. Кызлар кулинарияда үз осталыкларын күрсәттеләр һәм фотосессия үттеләр. Бу очрашуга матурлык конкурсларның җиңүчесе Ольга Гайдабура кунак булып килде.
Элек-электән район ГХАТ бүлеге халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Кеше үз гомерендә әлеге бүлек хезмәткәрләренә тормышында үзгәрешләр булган саен мөрәҗәгать итә. Гаилә кору, балалар туу, паспорт алу, үлем яки аерылышу кебек күңелсез вакыйгаларда да ГХАТ бүлегенә барырга туры килә. Алар – мәгълүмат үзәге.