ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

          7 март конне Әлши авылында яшәүче Антонина Бабатеевага 90 яшь тулды. Аны әлеге бәйрәме белән муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин, авыл клубы хезмәткәрләре котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен һәм бүләкләр тапшырдылар.

2017 елның 7 мартында Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланында дәүләт тарафыннан бирелә торган ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.

2017 елның 7 март көнне Халык-ара хатын кызлар коне – 8 март бәйрәме уңаеннан, гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 12  яшьүсмер кызга Балтач ГХАТ бүлеге залында  паспорт тапшыру тантанасы булып узды. РФ федераль миграция хезмәтенең Балтач районы бүлеге белгече Руслан Сәләхетдинов  тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ – паспортлар тапшырды.

2017 елда көмеш гасырның танылган  шагыйрәсе Марина Ивановна Цветаеваның тууына 125 ел тулуы билгеләп үтелә.

Традиция буенча, иң якты һәм иң матур бәйрәм- 8 Март алдыннан, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе, үзләренең ветераннарын Халыкара хатын-кызлар көне белән  котлады.

Чын күңелдән 8 Март – ягымлылык, яз, мәхәббәт һәм игелеклелек бәйрәме белән җылы, иң ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 6 мартында Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният сараенда 8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмгә чакырылганнар арасында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты  ГХАТ бүлеге белгечләредә чакырылды.

Язның  иң якты, матур бәйрәмне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Алтын юбилярларны котлау, 14 яше тулган кыз һәм егетләргә паспортлар тапшыру  тантаналы чарасы узды.  

   2017 елның 6 март көнендә Арча районы Каенсар авыл клубында язның иң гүзәл бәйрәмнәрең берсе халыкара хатын-кызлар көне, 8 Март, уңаеннан “Ягез әле, әй сөйкемле кызлар , мәрхәмәтле әниләр!”- дигән бәйге булып узды.

2017 елда Алексеевск районы Биләр авылында Шогиннар гаиләсендә игезәк балалар, ике малай дәньяга аваз салды. Февраль аенда ГХАТ булегендә 16 баланын тууы теркәлде, шуларнын 9ы- ир , 7се кыз бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International