Түбән Кама районының Кама Аланында ана капиталын тапшыру тантанасы узды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

     2017 елның 7 мартында Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланында дәүләт тарафыннан бирелә торган ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.

    "Чулман – Су" мәдәни үзәгенә Игнатьевлар һәм Баниновлар гаиләләре чакырылды. Ана капиталы сертификатларын РФ Пенсия фонды Идарәсе белгече Лилия Каримова тапшырды. Кама Аланының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова бәхетле ата-аналарны шатлыклары белән котлады, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, иминлек теләдә һәм гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Ана капиталы күләме 2017 елда 453 026 сум тәшкил итә. Акчаны торак шартларын яхшырту, укуга түләүгә һәм ана пенсиясенә тотарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International