Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә әдәби кичә узды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

      2017 елда көмеш гасырның танылган  шагыйрәсе Марина Ивановна Цветаеваның тууына 125 ел тулуы билгеләп үтелә. Аның тормышы гаҗаеп авыр һәм кызганыч булган. Әлеге шагыйрәне куп еллар үткәч тә шулай ук яратып укыйлар.

     8 март алдыннан, Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Цветаеваның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби кичә узды. Чара барышы вактында ГХАТ хезмәткәрләре аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныша алдылар, шагыйрәнең табигать,хыял һәм  тугрылык турындагы шигырьләрен укыдылар. Шигырьләрне җиңелрәк кабул итү өчен, һәрбер хезмәткәргә үзенә ошаган  шигерен сайларга тәкъдим ителде.

     ГХАТ Идарәсе профсоюзы үткәргән әдәби кичә берәүне дә битараф калдырмады һәм хатын-кызлар бәйрәменә чын бүләк булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International