Сөйкемле хатын-кызлар!

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Чын күңелдән 8 Март – ягымлылык, яз, мәхәббәт һәм игелеклелек бәйрәме белән җылы, иң ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Әлеге бәйрәм тарихы безгә гүзәл зат вәкилләренең гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге традицион роль кысаларыннан ышанычлы чыгып атлаган вакытларны искә төшерә. Узган соңгы дистә елларда хатын-кызлар теләсә нинди эш башкарырга сәләтле икәнлекләрен исбатладылар: фән һәм эшмәкәрлек, социаль өлкә һәм сәясәт, спорт һәм җәмәгать эшчәнлеге, мәдәният һәм сәнгать.

Хатын-кыз – ул ана булу көче белән кайгыртучанлык янәшәсендә мәхәббәт һәм матурлык булган тулы бер дөнья. Сез гаиләдә җылылыкны кадерләп саклыйсыз, балалар үстерәсез һәм тирә-юньдәгеләргә игелек таратасыз.

Кадерле әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр, кызлар, коллегалар! Илһам бүләк иткәнегез, матурлык белән шатландырганыгыз, сабырлык, игътибарлылык һәм акыллылыкка өйрәтүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез.

Бу якты бәйрәм көнендә сезгә барлык эшләрегездә уңышлар, бәхет һәм мәхәббәт, якыннарыгызның ярдәмен, аңлавын, йортларда җылылык һәм рәхәтлек, гаиләләрдә гармония телибез!

Язгы кәеф сезнең белән ел буена калсын!

Иң изге теләкләр белән белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International