Язның иң якты, матур бәйрәмне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә Алтын юбилярларны котлау, 14 яше тулган кыз һәм егетләргә паспортлар тапшыру тантаналы чарасы узды.
Закуан Мансур улы һәм Саҗидә Хабибулла кызы Ибрагимовлар гаиләсе 50 ел тату һәм бәхетле гаилә булып яши, алар фидакарь хезмәт юлы үткән, 3 бала тәрбияләп үстергән, әлеге вакытта 7 оныгы, 3 оныкчыгы уңышларына шатланып яшилиләр.
Баулы районы Башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин юбилярларга лаеклы хезмәт юлы үткән өчен, ныклы гаилә төзеп балаларына яхшы тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты, чәчәкләр тапшырды. Юбилярларны "Баулынефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Р. З. Муллаев, сервис-үзәк №2 җитәкчесе С. И. Селиванов, якыннары, туганнары котладылар.
Соңыннан Баулы районы Башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин балаларга паспортлар тапшырды һәм укучыларның өлкән буын кешеләре башлаган эшләрне дәвам итерләр дигән ышаныч белдерде.
Чара ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова ата-аналарга шундый җаваплы мизгелдә балалары белән бергә булганнары өчен рәхмәт белдерде.
М.Җәлил мәдәният сарае солистлары Алмаз Нәҗипов, Раил Низамов үзләренең җырлары белән бәйрәмне бизәделәр.