Актаныш муниципаль районында 8 март - хатын-кызлар көненә багышланган тантана үтте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары- районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче  хатын-кызларыбыз, районыбызның ак яулыклы апалары   иде. Ак яулыклы әниләребез, әбиләребез, районыбызның уңган хатын-кызлары  район Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавын кабул итеп алды. Җыр-биюләргә уралып барган әлеге чарада “Ак калфак” район җәмгыятенең күргәзмәсе әзерләнде. Хатын-кызларыбызның үзләре әзерләгән  чәк-чәге, чиккән мендәрләре, сөлгеләре элеккеге милли традицияләребезгә алып кайтты. Шулай ук бәйрәм тантанасында  Иске Кормаш, Усы, Татар Суыксу  авылы җирлекләрендә эшләгән секретарьларыбызга ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International