Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегендә районның яшь гражданнарына - яшь ледига, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Тантанада Азнакай район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты һәм үзенең изге теләкләрен яшьләргә җиткерде. Аның теләкләренә ЗАГС бүлеге белгечләре һәм РФ Федераль миграция хезмәте идәрәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Газизова да кушылды.
Мондый чаралар яшүсмерләр яңында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.