Балык Бистәсе район үзәгендә яшәүче Аркадий Ефимович һәм Валентина Алекеевна гайләсендә зур бәйрәм. 50 ел элек – 5 март 1967 елда, яшь гаилә - Борисовлар гаиләсе туган.
Хөрмәтле юбилярларны, ЗАГС булеге җитәкчесе Зарипова Миляуша Фатыховна, өйләренә килеп котлады. Балык Бистәсе район башлыгы исеменнэн Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аркадий Ефимович һәм Валентина Алексеевна 50 ел буе иңгә-ин куеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшилэр. Һәр гайләгә үрнәк булырлык, каршылыкларны чишеп, бер-беренә ярдәм итеп ышанып яшиләр алар.